الواقعة
Al-Waaqia
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
إِذَا وَقَعَتِ ٱلۡوَاقِعَةُ
Open ayah 56:1Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
لَيۡسَ لِوَقۡعَتِهَا كَاذِبَةٌ
Open ayah 56:2ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
خَافِضَةٞ رَّافِعَةٌ
Open ayah 56:3Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
إِذَا رُجَّتِ ٱلۡأَرۡضُ رَجّٗا
Open ayah 56:4Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
وَبُسَّتِ ٱلۡجِبَالُ بَسّٗا
Open ayah 56:5вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
فَكَانَتۡ هَبَآءٗ مُّنۢبَثّٗا
Open ayah 56:6алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
وَكُنتُمۡ أَزۡوَٰجٗا ثَلَٰثَةٗ
Open ayah 56:7Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
فَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ
Open ayah 56:8Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ
Open ayah 56:9Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
وَٱلسَّٰبِقُونَ ٱلسَّٰبِقُونَ
Open ayah 56:10Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
أُوْلَٰٓئِكَ ٱلۡمُقَرَّبُونَ
Open ayah 56:11Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
فِي جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Open ayah 56:12Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
ثُلَّةٞ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Open ayah 56:13Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
وَقَلِيلٞ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ
Open ayah 56:14Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
عَلَىٰ سُرُرٖ مَّوۡضُونَةٖ
Open ayah 56:15Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
مُّتَّكِـِٔينَ عَلَيۡهَا مُتَقَٰبِلِينَ
Open ayah 56:16Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
يَطُوفُ عَلَيۡهِمۡ وِلۡدَٰنٞ مُّخَلَّدُونَ
Open ayah 56:17Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
بِأَكۡوَابٖ وَأَبَارِيقَ وَكَأۡسٖ مِّن مَّعِينٖ
Open ayah 56:18Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.
لَّا يُصَدَّعُونَ عَنۡهَا وَلَا يُنزِفُونَ
Open ayah 56:19Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
وَفَٰكِهَةٖ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ
Open ayah 56:20Вә алар тели торган җимешләр белән.
وَلَحۡمِ طَيۡرٖ مِّمَّا يَشۡتَهُونَ
Open ayah 56:21Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
وَحُورٌ عِينٞ
Open ayah 56:22Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
كَأَمۡثَٰلِ ٱللُّؤۡلُوِٕ ٱلۡمَكۡنُونِ
Open ayah 56:23Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
جَزَآءَۢ بِمَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ
Open ayah 56:24Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
لَا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوٗا وَلَا تَأۡثِيمًا
Open ayah 56:25Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
إِلَّا قِيلٗا سَلَٰمٗا سَلَٰمٗا
Open ayah 56:26Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ
Open ayah 56:27Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
فِي سِدۡرٖ مَّخۡضُودٖ
Open ayah 56:28Чәнечкесез сәдер агачлары астында.
وَطَلۡحٖ مَّنضُودٖ
Open ayah 56:29Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
وَظِلّٖ مَّمۡدُودٖ
Open ayah 56:30Вә даимән булучы күләгәдә.
وَمَآءٖ مَّسۡكُوبٖ
Open ayah 56:31Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
وَفَٰكِهَةٖ كَثِيرَةٖ
Open ayah 56:32Вә бик күп җимешләр эчендә.
لَّا مَقۡطُوعَةٖ وَلَا مَمۡنُوعَةٖ
Open ayah 56:33Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.
وَفُرُشٖ مَّرۡفُوعَةٍ
Open ayah 56:34Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
إِنَّآ أَنشَأۡنَٰهُنَّ إِنشَآءٗ
Open ayah 56:35Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
فَجَعَلۡنَٰهُنَّ أَبۡكَارًا
Open ayah 56:36Аларны яшь кызлар кылдык.
عُرُبًا أَتۡرَابٗا
Open ayah 56:37Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.
لِّأَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Open ayah 56:38Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
ثُلَّةٞ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Open ayah 56:39Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
وَثُلَّةٞ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ
Open ayah 56:40Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
وَأَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ
Open ayah 56:41Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.
فِي سَمُومٖ وَحَمِيمٖ
Open ayah 56:42Алар эссе җилдә вә кайнар суда.
وَظِلّٖ مِّن يَحۡمُومٖ
Open ayah 56:43Кара төннән булган күләгәдә.
لَّا بَارِدٖ وَلَا كَرِيمٍ
Open ayah 56:44Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.
إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَبۡلَ ذَٰلِكَ مُتۡرَفِينَ
Open ayah 56:45Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.
وَكَانُواْ يُصِرُّونَ عَلَى ٱلۡحِنثِ ٱلۡعَظِيمِ
Open ayah 56:46Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.
وَكَانُواْ يَقُولُونَ أَئِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابٗا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ
Open ayah 56:47Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.
أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ
Open ayah 56:48Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип.
قُلۡ إِنَّ ٱلۡأَوَّلِينَ وَٱلۡأٓخِرِينَ
Open ayah 56:49Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.
لَمَجۡمُوعُونَ إِلَىٰ مِيقَٰتِ يَوۡمٖ مَّعۡلُومٖ
Open ayah 56:50Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.
ثُمَّ إِنَّكُمۡ أَيُّهَا ٱلضَّآلُّونَ ٱلۡمُكَذِّبُونَ
Open ayah 56:51Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.
لَأٓكِلُونَ مِن شَجَرٖ مِّن زَقُّومٖ
Open ayah 56:52Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.
فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ
Open ayah 56:53Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,
فَشَٰرِبُونَ عَلَيۡهِ مِنَ ٱلۡحَمِيمِ
Open ayah 56:54вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.
فَشَٰرِبُونَ شُرۡبَ ٱلۡهِيمِ
Open ayah 56:55Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.
هَٰذَا نُزُلُهُمۡ يَوۡمَ ٱلدِّينِ
Open ayah 56:56Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.
نَحۡنُ خَلَقۡنَٰكُمۡ فَلَوۡلَا تُصَدِّقُونَ
Open ayah 56:57Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?
أَفَرَءَيۡتُم مَّا تُمۡنُونَ
Open ayah 56:58Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.
ءَأَنتُمۡ تَخۡلُقُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡخَٰلِقُونَ
Open ayah 56:59Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?
نَحۡنُ قَدَّرۡنَا بَيۡنَكُمُ ٱلۡمَوۡتَ وَمَا نَحۡنُ بِمَسۡبُوقِينَ
Open ayah 56:60Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.
عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ أَمۡثَٰلَكُمۡ وَنُنشِئَكُمۡ فِي مَا لَا تَعۡلَمُونَ
Open ayah 56:61Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.
وَلَقَدۡ عَلِمۡتُمُ ٱلنَّشۡأَةَ ٱلۡأُولَىٰ فَلَوۡلَا تَذَكَّرُونَ
Open ayah 56:62Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!
أَفَرَءَيۡتُم مَّا تَحۡرُثُونَ
Open ayah 56:63Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!
ءَأَنتُمۡ تَزۡرَعُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلزَّٰرِعُونَ
Open ayah 56:64Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?
لَوۡ نَشَآءُ لَجَعَلۡنَٰهُ حُطَٰمٗا فَظَلۡتُمۡ تَفَكَّهُونَ
Open ayah 56:65Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.
إِنَّا لَمُغۡرَمُونَ
Open ayah 56:66Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,
بَلۡ نَحۡنُ مَحۡرُومُونَ
Open ayah 56:67Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.
أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلۡمَآءَ ٱلَّذِي تَشۡرَبُونَ
Open ayah 56:68Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!
ءَأَنتُمۡ أَنزَلۡتُمُوهُ مِنَ ٱلۡمُزۡنِ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنزِلُونَ
Open ayah 56:69Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?
لَوۡ نَشَآءُ جَعَلۡنَٰهُ أُجَاجٗا فَلَوۡلَا تَشۡكُرُونَ
Open ayah 56:70Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?
أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلنَّارَ ٱلَّتِي تُورُونَ
Open ayah 56:71Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!
ءَأَنتُمۡ أَنشَأۡتُمۡ شَجَرَتَهَآ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنشِـُٔونَ
Open ayah 56:72Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.
نَحۡنُ جَعَلۡنَٰهَا تَذۡكِرَةٗ وَمَتَٰعٗا لِّلۡمُقۡوِينَ
Open ayah 56:73Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.
فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ
Open ayah 56:74Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!
۞فَلَآ أُقۡسِمُ بِمَوَٰقِعِ ٱلنُّجُومِ
Open ayah 56:75Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.
وَإِنَّهُۥ لَقَسَمٞ لَّوۡ تَعۡلَمُونَ عَظِيمٌ
Open ayah 56:76Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.
إِنَّهُۥ لَقُرۡءَانٞ كَرِيمٞ
Open ayah 56:77Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.
فِي كِتَٰبٖ مَّكۡنُونٖ
Open ayah 56:78Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.
لَّا يَمَسُّهُۥٓ إِلَّا ٱلۡمُطَهَّرُونَ
Open ayah 56:79Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.
تَنزِيلٞ مِّن رَّبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Open ayah 56:80Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.
أَفَبِهَٰذَا ٱلۡحَدِيثِ أَنتُم مُّدۡهِنُونَ
Open ayah 56:81Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?
وَتَجۡعَلُونَ رِزۡقَكُمۡ أَنَّكُمۡ تُكَذِّبُونَ
Open ayah 56:82Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.
فَلَوۡلَآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلۡحُلۡقُومَ
Open ayah 56:83Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,
وَأَنتُمۡ حِينَئِذٖ تَنظُرُونَ
Open ayah 56:84сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.
وَنَحۡنُ أَقۡرَبُ إِلَيۡهِ مِنكُمۡ وَلَٰكِن لَّا تُبۡصِرُونَ
Open ayah 56:85Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.
فَلَوۡلَآ إِن كُنتُمۡ غَيۡرَ مَدِينِينَ
Open ayah 56:86Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.
تَرۡجِعُونَهَآ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ
Open ayah 56:87Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!
فَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُقَرَّبِينَ
Open ayah 56:88Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,
فَرَوۡحٞ وَرَيۡحَانٞ وَجَنَّتُ نَعِيمٖ
Open ayah 56:89аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.
وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Open ayah 56:90Әмма уң тараф кешесе булса.
فَسَلَٰمٞ لَّكَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Open ayah 56:91Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.
وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُكَذِّبِينَ ٱلضَّآلِّينَ
Open ayah 56:92Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,
فَنُزُلٞ مِّنۡ حَمِيمٖ
Open ayah 56:93аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.
وَتَصۡلِيَةُ جَحِيمٍ
Open ayah 56:94Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ حَقُّ ٱلۡيَقِينِ
Open ayah 56:95Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.
فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ
Open ayah 56:96Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!