النازعات
An-Naazi'aat
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
وَٱلنَّٰزِعَٰتِ غَرۡقٗا
Open ayah 79:1Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
وَٱلنَّٰشِطَٰتِ نَشۡطٗا
Open ayah 79:2дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
وَٱلسَّٰبِحَٰتِ سَبۡحٗا
Open ayah 79:3Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
فَٱلسَّٰبِقَٰتِ سَبۡقٗا
Open ayah 79:4кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
فَٱلۡمُدَبِّرَٰتِ أَمۡرٗا
Open ayah 79:5Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
يَوۡمَ تَرۡجُفُ ٱلرَّاجِفَةُ
Open ayah 79:6Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
تَتۡبَعُهَا ٱلرَّادِفَةُ
Open ayah 79:7Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
قُلُوبٞ يَوۡمَئِذٖ وَاجِفَةٌ
Open ayah 79:8Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
أَبۡصَٰرُهَا خَٰشِعَةٞ
Open ayah 79:9Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
يَقُولُونَ أَءِنَّا لَمَرۡدُودُونَ فِي ٱلۡحَافِرَةِ
Open ayah 79:10Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
أَءِذَا كُنَّا عِظَٰمٗا نَّخِرَةٗ
Open ayah 79:11Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
قَالُواْ تِلۡكَ إِذٗا كَرَّةٌ خَاسِرَةٞ
Open ayah 79:12Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.
فَإِنَّمَا هِيَ زَجۡرَةٞ وَٰحِدَةٞ
Open ayah 79:13Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
فَإِذَا هُم بِٱلسَّاهِرَةِ
Open ayah 79:14Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
هَلۡ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ
Open ayah 79:15Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
إِذۡ نَادَىٰهُ رَبُّهُۥ بِٱلۡوَادِ ٱلۡمُقَدَّسِ طُوًى
Open ayah 79:16Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
ٱذۡهَبۡ إِلَىٰ فِرۡعَوۡنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
Open ayah 79:17Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
فَقُلۡ هَل لَّكَ إِلَىٰٓ أَن تَزَكَّىٰ
Open ayah 79:18Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
وَأَهۡدِيَكَ إِلَىٰ رَبِّكَ فَتَخۡشَىٰ
Open ayah 79:19Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип.
فَأَرَىٰهُ ٱلۡأٓيَةَ ٱلۡكُبۡرَىٰ
Open ayah 79:20Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ
Open ayah 79:21Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
ثُمَّ أَدۡبَرَ يَسۡعَىٰ
Open ayah 79:22Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
فَحَشَرَ فَنَادَىٰ
Open ayah 79:23Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
فَقَالَ أَنَا۠ رَبُّكُمُ ٱلۡأَعۡلَىٰ
Open ayah 79:24Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.
فَأَخَذَهُ ٱللَّهُ نَكَالَ ٱلۡأٓخِرَةِ وَٱلۡأُولَىٰٓ
Open ayah 79:25Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَعِبۡرَةٗ لِّمَن يَخۡشَىٰٓ
Open ayah 79:26Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
ءَأَنتُمۡ أَشَدُّ خَلۡقًا أَمِ ٱلسَّمَآءُۚ بَنَىٰهَا
Open ayah 79:27Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
رَفَعَ سَمۡكَهَا فَسَوَّىٰهَا
Open ayah 79:28Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
وَأَغۡطَشَ لَيۡلَهَا وَأَخۡرَجَ ضُحَىٰهَا
Open ayah 79:29Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
وَٱلۡأَرۡضَ بَعۡدَ ذَٰلِكَ دَحَىٰهَآ
Open ayah 79:30Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
أَخۡرَجَ مِنۡهَا مَآءَهَا وَمَرۡعَىٰهَا
Open ayah 79:31Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
وَٱلۡجِبَالَ أَرۡسَىٰهَا
Open ayah 79:32Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
مَتَٰعٗا لَّكُمۡ وَلِأَنۡعَٰمِكُمۡ
Open ayah 79:33Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
فَإِذَا جَآءَتِ ٱلطَّآمَّةُ ٱلۡكُبۡرَىٰ
Open ayah 79:34Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
يَوۡمَ يَتَذَكَّرُ ٱلۡإِنسَٰنُ مَا سَعَىٰ
Open ayah 79:35ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
وَبُرِّزَتِ ٱلۡجَحِيمُ لِمَن يَرَىٰ
Open ayah 79:36Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
فَأَمَّا مَن طَغَىٰ
Open ayah 79:37Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
وَءَاثَرَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا
Open ayah 79:38дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
فَإِنَّ ٱلۡجَحِيمَ هِيَ ٱلۡمَأۡوَىٰ
Open ayah 79:39Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
وَأَمَّا مَنۡ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ وَنَهَى ٱلنَّفۡسَ عَنِ ٱلۡهَوَىٰ
Open ayah 79:40Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
فَإِنَّ ٱلۡجَنَّةَ هِيَ ٱلۡمَأۡوَىٰ
Open ayah 79:41әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
يَسۡـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرۡسَىٰهَا
Open ayah 79:42Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
فِيمَ أَنتَ مِن ذِكۡرَىٰهَآ
Open ayah 79:43Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
إِلَىٰ رَبِّكَ مُنتَهَىٰهَآ
Open ayah 79:44Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرُ مَن يَخۡشَىٰهَا
Open ayah 79:45Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
كَأَنَّهُمۡ يَوۡمَ يَرَوۡنَهَا لَمۡ يَلۡبَثُوٓاْ إِلَّا عَشِيَّةً أَوۡ ضُحَىٰهَا
Open ayah 79:46Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.