عبس
Abasa
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
عَبَسَ وَتَوَلَّىٰٓ
Open ayah 80:1Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.
أَن جَآءَهُ ٱلۡأَعۡمَىٰ
Open ayah 80:2Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)
وَمَا يُدۡرِيكَ لَعَلَّهُۥ يَزَّكَّىٰٓ
Open ayah 80:3Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.
أَوۡ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ ٱلذِّكۡرَىٰٓ
Open ayah 80:4Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.
أَمَّا مَنِ ٱسۡتَغۡنَىٰ
Open ayah 80:5Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса,
فَأَنتَ لَهُۥ تَصَدَّىٰ
Open ayah 80:6син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.
وَمَا عَلَيۡكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ
Open ayah 80:7Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?
وَأَمَّا مَن جَآءَكَ يَسۡعَىٰ
Open ayah 80:8Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,
وَهُوَ يَخۡشَىٰ
Open ayah 80:9Раббысыннан курыккан хәлдә,
فَأَنتَ عَنۡهُ تَلَهَّىٰ
Open ayah 80:10син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.
كَلَّآ إِنَّهَا تَذۡكِرَةٞ
Open ayah 80:11Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер.
فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
Open ayah 80:12Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).
فِي صُحُفٖ مُّكَرَّمَةٖ
Open ayah 80:13Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.
مَّرۡفُوعَةٖ مُّطَهَّرَةِۭ
Open ayah 80:14Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь.
بِأَيۡدِي سَفَرَةٖ
Open ayah 80:15Язучы фәрештәләр кулындадыр.
كِرَامِۭ بَرَرَةٖ
Open ayah 80:16Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.
قُتِلَ ٱلۡإِنسَٰنُ مَآ أَكۡفَرَهُۥ
Open ayah 80:17Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр!
مِنۡ أَيِّ شَيۡءٍ خَلَقَهُۥ
Open ayah 80:18Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?
مِن نُّطۡفَةٍ خَلَقَهُۥ فَقَدَّرَهُۥ
Open ayah 80:19Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.
ثُمَّ ٱلسَّبِيلَ يَسَّرَهُۥ
Open ayah 80:20Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.
ثُمَّ أَمَاتَهُۥ فَأَقۡبَرَهُۥ
Open ayah 80:21Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.
ثُمَّ إِذَا شَآءَ أَنشَرَهُۥ
Open ayah 80:22Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.
كَلَّا لَمَّا يَقۡضِ مَآ أَمَرَهُۥ
Open ayah 80:23Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.
فَلۡيَنظُرِ ٱلۡإِنسَٰنُ إِلَىٰ طَعَامِهِۦٓ
Open ayah 80:24Кеше карасын ашаган ризыгына.
أَنَّا صَبَبۡنَا ٱلۡمَآءَ صَبّٗا
Open ayah 80:25Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.
ثُمَّ شَقَقۡنَا ٱلۡأَرۡضَ شَقّٗا
Open ayah 80:26Соңра җирне чын яру илә ярдык та,
فَأَنۢبَتۡنَا فِيهَا حَبّٗا
Open ayah 80:27ул җирдә иген бөртекләрен үстердек.
وَعِنَبٗا وَقَضۡبٗا
Open ayah 80:28Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,
وَزَيۡتُونٗا وَنَخۡلٗا
Open ayah 80:29дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.
وَحَدَآئِقَ غُلۡبٗا
Open ayah 80:30Дәхи күп агачлы бакчаларны,
وَفَٰكِهَةٗ وَأَبّٗا
Open ayah 80:31дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек.
مَّتَٰعٗا لَّكُمۡ وَلِأَنۡعَٰمِكُمۡ
Open ayah 80:32Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен.
فَإِذَا جَآءَتِ ٱلصَّآخَّةُ
Open ayah 80:33Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә.
يَوۡمَ يَفِرُّ ٱلۡمَرۡءُ مِنۡ أَخِيهِ
Open ayah 80:34Ул көндә кеше качар карендәшләреннән.
وَأُمِّهِۦ وَأَبِيهِ
Open ayah 80:35Һәм анасыннан вә атасыннан.
وَصَٰحِبَتِهِۦ وَبَنِيهِ
Open ayah 80:36Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар.
لِكُلِّ ٱمۡرِيٕٖ مِّنۡهُمۡ يَوۡمَئِذٖ شَأۡنٞ يُغۡنِيهِ
Open ayah 80:37Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр.
وُجُوهٞ يَوۡمَئِذٖ مُّسۡفِرَةٞ
Open ayah 80:38Ул көндә кайбер йөзләр якты,
ضَاحِكَةٞ مُّسۡتَبۡشِرَةٞ
Open ayah 80:39көлүче, шатланучыдыр.
وَوُجُوهٞ يَوۡمَئِذٍ عَلَيۡهَا غَبَرَةٞ
Open ayah 80:40Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр.
تَرۡهَقُهَا قَتَرَةٌ
Open ayah 80:41Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар.
أُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡكَفَرَةُ ٱلۡفَجَرَةُ
Open ayah 80:42Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер.