التكوير
At-Takwir
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
إِذَا ٱلشَّمۡسُ كُوِّرَتۡ
Open ayah 81:1Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).
وَإِذَا ٱلنُّجُومُ ٱنكَدَرَتۡ
Open ayah 81:2Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).
وَإِذَا ٱلۡجِبَالُ سُيِّرَتۡ
Open ayah 81:3Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.
وَإِذَا ٱلۡعِشَارُ عُطِّلَتۡ
Open ayah 81:4Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.
وَإِذَا ٱلۡوُحُوشُ حُشِرَتۡ
Open ayah 81:5Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.
وَإِذَا ٱلۡبِحَارُ سُجِّرَتۡ
Open ayah 81:6Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.
وَإِذَا ٱلنُّفُوسُ زُوِّجَتۡ
Open ayah 81:7Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.
وَإِذَا ٱلۡمَوۡءُۥدَةُ سُئِلَتۡ
Open ayah 81:8Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
بِأَيِّ ذَنۢبٖ قُتِلَتۡ
Open ayah 81:9Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.
وَإِذَا ٱلصُّحُفُ نُشِرَتۡ
Open ayah 81:10Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.
وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ كُشِطَتۡ
Open ayah 81:11Вә күк урыныннан китәрелсә.
وَإِذَا ٱلۡجَحِيمُ سُعِّرَتۡ
Open ayah 81:12Вә җәһәннәм каты кыздырылса.
وَإِذَا ٱلۡجَنَّةُ أُزۡلِفَتۡ
Open ayah 81:13Вә җәннәт якын китерелсә.
عَلِمَتۡ نَفۡسٞ مَّآ أَحۡضَرَتۡ
Open ayah 81:14Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
فَلَآ أُقۡسِمُ بِٱلۡخُنَّسِ
Open ayah 81:15Ант итәмен кире кайтучылар белән.
ٱلۡجَوَارِ ٱلۡكُنَّسِ
Open ayah 81:16Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
وَٱلَّيۡلِ إِذَا عَسۡعَسَ
Open ayah 81:17Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.
وَٱلصُّبۡحِ إِذَا تَنَفَّسَ
Open ayah 81:18Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.
إِنَّهُۥ لَقَوۡلُ رَسُولٖ كَرِيمٖ
Open ayah 81:19Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
ذِي قُوَّةٍ عِندَ ذِي ٱلۡعَرۡشِ مَكِينٖ
Open ayah 81:20Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
مُّطَاعٖ ثَمَّ أَمِينٖ
Open ayah 81:21Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجۡنُونٖ
Open ayah 81:22Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
وَلَقَدۡ رَءَاهُ بِٱلۡأُفُقِ ٱلۡمُبِينِ
Open ayah 81:23Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.
وَمَا هُوَ عَلَى ٱلۡغَيۡبِ بِضَنِينٖ
Open ayah 81:24Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
وَمَا هُوَ بِقَوۡلِ شَيۡطَٰنٖ رَّجِيمٖ
Open ayah 81:25Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
فَأَيۡنَ تَذۡهَبُونَ
Open ayah 81:26Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
إِنۡ هُوَ إِلَّا ذِكۡرٞ لِّلۡعَٰلَمِينَ
Open ayah 81:27Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
لِمَن شَآءَ مِنكُمۡ أَن يَسۡتَقِيمَ
Open ayah 81:28Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.
وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Open ayah 81:29Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.