النبإ
An-Naba
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
عَمَّ يَتَسَآءَلُونَ
Open ayah 78:1Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар".
عَنِ ٱلنَّبَإِ ٱلۡعَظِيمِ
Open ayah 78:2Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.
ٱلَّذِي هُمۡ فِيهِ مُخۡتَلِفُونَ
Open ayah 78:3Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.
كَلَّا سَيَعۡلَمُونَ
Open ayah 78:4Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.
ثُمَّ كَلَّا سَيَعۡلَمُونَ
Open ayah 78:5Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!
أَلَمۡ نَجۡعَلِ ٱلۡأَرۡضَ مِهَٰدٗا
Open ayah 78:6Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.
وَٱلۡجِبَالَ أَوۡتَادٗا
Open ayah 78:7Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.
وَخَلَقۡنَٰكُمۡ أَزۡوَٰجٗا
Open ayah 78:8Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.
وَجَعَلۡنَا نَوۡمَكُمۡ سُبَاتٗا
Open ayah 78:9Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.
وَجَعَلۡنَا ٱلَّيۡلَ لِبَاسٗا
Open ayah 78:10Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.
وَجَعَلۡنَا ٱلنَّهَارَ مَعَاشٗا
Open ayah 78:11Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.
وَبَنَيۡنَا فَوۡقَكُمۡ سَبۡعٗا شِدَادٗا
Open ayah 78:12Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.
وَجَعَلۡنَا سِرَاجٗا وَهَّاجٗا
Open ayah 78:13Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.
وَأَنزَلۡنَا مِنَ ٱلۡمُعۡصِرَٰتِ مَآءٗ ثَجَّاجٗا
Open ayah 78:14Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.
لِّنُخۡرِجَ بِهِۦ حَبّٗا وَنَبَاتٗا
Open ayah 78:15Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.
وَجَنَّٰتٍ أَلۡفَافًا
Open ayah 78:16Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.
إِنَّ يَوۡمَ ٱلۡفَصۡلِ كَانَ مِيقَٰتٗا
Open ayah 78:17Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.
يَوۡمَ يُنفَخُ فِي ٱلصُّورِ فَتَأۡتُونَ أَفۡوَاجٗا
Open ayah 78:18Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.
وَفُتِحَتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتۡ أَبۡوَٰبٗا
Open ayah 78:19Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.
وَسُيِّرَتِ ٱلۡجِبَالُ فَكَانَتۡ سَرَابًا
Open ayah 78:20Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.
إِنَّ جَهَنَّمَ كَانَتۡ مِرۡصَادٗا
Open ayah 78:21Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).
لِّلطَّٰغِينَ مَـَٔابٗا
Open ayah 78:22Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.
لَّٰبِثِينَ فِيهَآ أَحۡقَابٗا
Open ayah 78:23Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.
لَّا يَذُوقُونَ فِيهَا بَرۡدٗا وَلَا شَرَابًا
Open ayah 78:24Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.
إِلَّا حَمِيمٗا وَغَسَّاقٗا
Open ayah 78:25Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.
جَزَآءٗ وِفَاقًا
Open ayah 78:26Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.
إِنَّهُمۡ كَانُواْ لَا يَرۡجُونَ حِسَابٗا
Open ayah 78:27Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.
وَكَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَا كِذَّابٗا
Open ayah 78:28Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.
وَكُلَّ شَيۡءٍ أَحۡصَيۡنَٰهُ كِتَٰبٗا
Open ayah 78:29Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.
فَذُوقُواْ فَلَن نَّزِيدَكُمۡ إِلَّا عَذَابًا
Open ayah 78:30Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.
إِنَّ لِلۡمُتَّقِينَ مَفَازًا
Open ayah 78:31Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.
حَدَآئِقَ وَأَعۡنَٰبٗا
Open ayah 78:32Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.
وَكَوَاعِبَ أَتۡرَابٗا
Open ayah 78:33Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.
وَكَأۡسٗا دِهَاقٗا
Open ayah 78:34Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.
لَّا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوٗا وَلَا كِذَّٰبٗا
Open ayah 78:35Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.
جَزَآءٗ مِّن رَّبِّكَ عَطَآءً حِسَابٗا
Open ayah 78:36Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.
رَّبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا ٱلرَّحۡمَٰنِۖ لَا يَمۡلِكُونَ مِنۡهُ خِطَابٗا
Open ayah 78:37Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.
يَوۡمَ يَقُومُ ٱلرُّوحُ وَٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ صَفّٗاۖ لَّا يَتَكَلَّمُونَ إِلَّا مَنۡ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحۡمَٰنُ وَقَالَ صَوَابٗا
Open ayah 78:38Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.
ذَٰلِكَ ٱلۡيَوۡمُ ٱلۡحَقُّۖ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ مَـَٔابًا
Open ayah 78:39Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.
إِنَّآ أَنذَرۡنَٰكُمۡ عَذَابٗا قَرِيبٗا يَوۡمَ يَنظُرُ ٱلۡمَرۡءُ مَا قَدَّمَتۡ يَدَاهُ وَيَقُولُ ٱلۡكَافِرُ يَٰلَيۡتَنِي كُنتُ تُرَٰبَۢا
Open ayah 78:40Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.)