المدثر
Al-Muddaththir
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡمُدَّثِّرُ
Open ayah 74:1Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!
قُمۡ فَأَنذِرۡ
Open ayah 74:2Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.
وَرَبَّكَ فَكَبِّرۡ
Open ayah 74:3Раббыңны зурлап тәкбир әйт.
وَثِيَابَكَ فَطَهِّرۡ
Open ayah 74:4Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.
وَٱلرُّجۡزَ فَٱهۡجُرۡ
Open ayah 74:5Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.
وَلَا تَمۡنُن تَسۡتَكۡثِرُ
Open ayah 74:6Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.
وَلِرَبِّكَ فَٱصۡبِرۡ
Open ayah 74:7Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!
فَإِذَا نُقِرَ فِي ٱلنَّاقُورِ
Open ayah 74:8Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.
فَذَٰلِكَ يَوۡمَئِذٖ يَوۡمٌ عَسِيرٌ
Open ayah 74:9Менә шул көн каты көндер.
عَلَى ٱلۡكَٰفِرِينَ غَيۡرُ يَسِيرٖ
Open ayah 74:10Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.
ذَرۡنِي وَمَنۡ خَلَقۡتُ وَحِيدٗا
Open ayah 74:11Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.
وَجَعَلۡتُ لَهُۥ مَالٗا مَّمۡدُودٗا
Open ayah 74:12Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.
وَبَنِينَ شُهُودٗا
Open ayah 74:13Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.
وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمۡهِيدٗا
Open ayah 74:14Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.
ثُمَّ يَطۡمَعُ أَنۡ أَزِيدَ
Open ayah 74:15Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.
كَلَّآۖ إِنَّهُۥ كَانَ لِأٓيَٰتِنَا عَنِيدٗا
Open ayah 74:16Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.
سَأُرۡهِقُهُۥ صَعُودًا
Open ayah 74:17Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.
إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ
Open ayah 74:18Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.
فَقُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ
Open ayah 74:19Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!
ثُمَّ قُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ
Open ayah 74:20Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!
ثُمَّ نَظَرَ
Open ayah 74:21Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.
ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ
Open ayah 74:22Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.
ثُمَّ أَدۡبَرَ وَٱسۡتَكۡبَرَ
Open ayah 74:23Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.
فَقَالَ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرٞ يُؤۡثَرُ
Open ayah 74:24Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.
إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا قَوۡلُ ٱلۡبَشَرِ
Open ayah 74:25Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.
سَأُصۡلِيهِ سَقَرَ
Open ayah 74:26Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا سَقَرُ
Open ayah 74:27Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?
لَا تُبۡقِي وَلَا تَذَرُ
Open ayah 74:28Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.
لَوَّاحَةٞ لِّلۡبَشَرِ
Open ayah 74:29Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.
عَلَيۡهَا تِسۡعَةَ عَشَرَ
Open ayah 74:30Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.
وَمَا جَعَلۡنَآ أَصۡحَٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَٰٓئِكَةٗۖ وَمَا جَعَلۡنَا عِدَّتَهُمۡ إِلَّا فِتۡنَةٗ لِّلَّذِينَ كَفَرُواْ لِيَسۡتَيۡقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَيَزۡدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِيمَٰنٗا وَلَا يَرۡتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَٱلۡمُؤۡمِنُونَ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٞ وَٱلۡكَٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلٗاۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهۡدِي مَن يَشَآءُۚ وَمَا يَعۡلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَۚ وَمَا هِيَ إِلَّا ذِكۡرَىٰ لِلۡبَشَرِ
Open ayah 74:31Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.
كَلَّا وَٱلۡقَمَرِ
Open ayah 74:32Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.
وَٱلَّيۡلِ إِذۡ أَدۡبَرَ
Open ayah 74:33Вә көндездән соң килә торган төн белән.
وَٱلصُّبۡحِ إِذَآ أَسۡفَرَ
Open ayah 74:34Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.
إِنَّهَا لَإِحۡدَى ٱلۡكُبَرِ
Open ayah 74:35Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.
نَذِيرٗا لِّلۡبَشَرِ
Open ayah 74:36Ул кешеләрне куркытучыдыр.
لِمَن شَآءَ مِنكُمۡ أَن يَتَقَدَّمَ أَوۡ يَتَأَخَّرَ
Open ayah 74:37Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.
كُلُّ نَفۡسِۭ بِمَا كَسَبَتۡ رَهِينَةٌ
Open ayah 74:38Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.
إِلَّآ أَصۡحَٰبَ ٱلۡيَمِينِ
Open ayah 74:39Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.
فِي جَنَّٰتٖ يَتَسَآءَلُونَ
Open ayah 74:40Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.
عَنِ ٱلۡمُجۡرِمِينَ
Open ayah 74:41Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:
مَا سَلَكَكُمۡ فِي سَقَرَ
Open ayah 74:42"Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"
قَالُواْ لَمۡ نَكُ مِنَ ٱلۡمُصَلِّينَ
Open ayah 74:43Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.
وَلَمۡ نَكُ نُطۡعِمُ ٱلۡمِسۡكِينَ
Open ayah 74:44Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.
وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلۡخَآئِضِينَ
Open ayah 74:45Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.
وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوۡمِ ٱلدِّينِ
Open ayah 74:46Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.
حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلۡيَقِينُ
Open ayah 74:47Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.
فَمَا تَنفَعُهُمۡ شَفَٰعَةُ ٱلشَّٰفِعِينَ
Open ayah 74:48Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.
فَمَا لَهُمۡ عَنِ ٱلتَّذۡكِرَةِ مُعۡرِضِينَ
Open ayah 74:49Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?
كَأَنَّهُمۡ حُمُرٞ مُّسۡتَنفِرَةٞ
Open ayah 74:50Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.
فَرَّتۡ مِن قَسۡوَرَةِۭ
Open ayah 74:51Ул ишәк арысланнан өркеп качар.
بَلۡ يُرِيدُ كُلُّ ٱمۡرِيٕٖ مِّنۡهُمۡ أَن يُؤۡتَىٰ صُحُفٗا مُّنَشَّرَةٗ
Open ayah 74:52Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.
كَلَّاۖ بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلۡأٓخِرَةَ
Open ayah 74:53Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.
كَلَّآ إِنَّهُۥ تَذۡكِرَةٞ
Open ayah 74:54Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.
فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
Open ayah 74:55Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!
وَمَا يَذۡكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُۚ هُوَ أَهۡلُ ٱلتَّقۡوَىٰ وَأَهۡلُ ٱلۡمَغۡفِرَةِ
Open ayah 74:56Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.