الأعلى
Al-A'laa
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
سَبِّحِ ٱسۡمَ رَبِّكَ ٱلۡأَعۡلَى
Open ayah 87:1Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.
ٱلَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ
Open ayah 87:2Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.
وَٱلَّذِي قَدَّرَ فَهَدَىٰ
Open ayah 87:3Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.
وَٱلَّذِيٓ أَخۡرَجَ ٱلۡمَرۡعَىٰ
Open ayah 87:4Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.
فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحۡوَىٰ
Open ayah 87:5Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.
سَنُقۡرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ
Open ayah 87:6Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.
إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُۚ إِنَّهُۥ يَعۡلَمُ ٱلۡجَهۡرَ وَمَا يَخۡفَىٰ
Open ayah 87:7Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.
وَنُيَسِّرُكَ لِلۡيُسۡرَىٰ
Open ayah 87:8Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.
فَذَكِّرۡ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكۡرَىٰ
Open ayah 87:9Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.
سَيَذَّكَّرُ مَن يَخۡشَىٰ
Open ayah 87:10Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.
وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلۡأَشۡقَى
Open ayah 87:11Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.
ٱلَّذِي يَصۡلَى ٱلنَّارَ ٱلۡكُبۡرَىٰ
Open ayah 87:12Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.
ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحۡيَىٰ
Open ayah 87:13Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.
قَدۡ أَفۡلَحَ مَن تَزَكَّىٰ
Open ayah 87:14Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.
وَذَكَرَ ٱسۡمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ
Open ayah 87:15Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.
بَلۡ تُؤۡثِرُونَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا
Open ayah 87:16Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.
وَٱلۡأٓخِرَةُ خَيۡرٞ وَأَبۡقَىٰٓ
Open ayah 87:17Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.
إِنَّ هَٰذَا لَفِي ٱلصُّحُفِ ٱلۡأُولَىٰ
Open ayah 87:18Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.
صُحُفِ إِبۡرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ
Open ayah 87:19Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.