العاديات
Al-Aadiyaat
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
وَٱلۡعَٰدِيَٰتِ ضَبۡحٗا
Open ayah 100:1Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
فَٱلۡمُورِيَٰتِ قَدۡحٗا
Open ayah 100:2Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
فَٱلۡمُغِيرَٰتِ صُبۡحٗا
Open ayah 100:3Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
فَأَثَرۡنَ بِهِۦ نَقۡعٗا
Open ayah 100:4Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
فَوَسَطۡنَ بِهِۦ جَمۡعًا
Open ayah 100:5Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لِرَبِّهِۦ لَكَنُودٞ
Open ayah 100:6Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
وَإِنَّهُۥ عَلَىٰ ذَٰلِكَ لَشَهِيدٞ
Open ayah 100:7Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
وَإِنَّهُۥ لِحُبِّ ٱلۡخَيۡرِ لَشَدِيدٌ
Open ayah 100:8Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
۞أَفَلَا يَعۡلَمُ إِذَا بُعۡثِرَ مَا فِي ٱلۡقُبُورِ
Open ayah 100:9Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
وَحُصِّلَ مَا فِي ٱلصُّدُورِ
Open ayah 100:10күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
إِنَّ رَبَّهُم بِهِمۡ يَوۡمَئِذٖ لَّخَبِيرُۢ
Open ayah 100:11Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?