القارعة
Al-Qaari'a
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
ٱلۡقَارِعَةُ
Open ayah 101:1Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!
مَا ٱلۡقَارِعَةُ
Open ayah 101:2Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡقَارِعَةُ
Open ayah 101:3Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?
يَوۡمَ يَكُونُ ٱلنَّاسُ كَٱلۡفَرَاشِ ٱلۡمَبۡثُوثِ
Open ayah 101:4Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.
وَتَكُونُ ٱلۡجِبَالُ كَٱلۡعِهۡنِ ٱلۡمَنفُوشِ
Open ayah 101:5Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.
فَأَمَّا مَن ثَقُلَتۡ مَوَٰزِينُهُۥ
Open ayah 101:6Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.
فَهُوَ فِي عِيشَةٖ رَّاضِيَةٖ
Open ayah 101:7Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.
وَأَمَّا مَنۡ خَفَّتۡ مَوَٰزِينُهُۥ
Open ayah 101:8Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.
فَأُمُّهُۥ هَاوِيَةٞ
Open ayah 101:9Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا هِيَهۡ
Open ayah 101:10Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?
نَارٌ حَامِيَةُۢ
Open ayah 101:11Ул һавийә кыздырылган утдыр.