الكافرون
Al-Kaafiroon
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
قُلۡ يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡكَٰفِرُونَ
Open ayah 109:1Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
لَآ أَعۡبُدُ مَا تَعۡبُدُونَ
Open ayah 109:2Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
وَلَآ أَنتُمۡ عَٰبِدُونَ مَآ أَعۡبُدُ
Open ayah 109:3Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
وَلَآ أَنَا۠ عَابِدٞ مَّا عَبَدتُّمۡ
Open ayah 109:4Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
وَلَآ أَنتُمۡ عَٰبِدُونَ مَآ أَعۡبُدُ
Open ayah 109:5Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
لَكُمۡ دِينُكُمۡ وَلِيَ دِينِ
Open ayah 109:6Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!