الفيل
Al-Fil
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
أَلَمۡ تَرَ كَيۡفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصۡحَٰبِ ٱلۡفِيلِ
Open ayah 105:1Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
أَلَمۡ يَجۡعَلۡ كَيۡدَهُمۡ فِي تَضۡلِيلٖ
Open ayah 105:2Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
وَأَرۡسَلَ عَلَيۡهِمۡ طَيۡرًا أَبَابِيلَ
Open ayah 105:3Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
تَرۡمِيهِم بِحِجَارَةٖ مِّن سِجِّيلٖ
Open ayah 105:4Кошлар аларны коелган таш белән атарлар.
فَجَعَلَهُمۡ كَعَصۡفٖ مَّأۡكُولِۭ
Open ayah 105:5Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды.