الماعون
Al-Maa'un
Translation: Yakub Ibn Nugman · Open the surah
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يُكَذِّبُ بِٱلدِّينِ
Open ayah 107:1Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
فَذَٰلِكَ ٱلَّذِي يَدُعُّ ٱلۡيَتِيمَ
Open ayah 107:2Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.
وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلۡمِسۡكِينِ
Open ayah 107:3Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
فَوَيۡلٞ لِّلۡمُصَلِّينَ
Open ayah 107:4Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.
ٱلَّذِينَ هُمۡ عَن صَلَاتِهِمۡ سَاهُونَ
Open ayah 107:5Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
ٱلَّذِينَ هُمۡ يُرَآءُونَ
Open ayah 107:6Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
وَيَمۡنَعُونَ ٱلۡمَاعُونَ
Open ayah 107:7Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.